%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
E096bd519d493ad41f4aa8ea6221ee7bdfd77249
2024 елның 15–16 апрель көннәрендә Габдулла Тукай музеенда «Тукай укулары-2024» кыссаларында «Тарих һәм мәдәният контекстында әдәби музейлар» дигән темага Бөтенроссия (халыкара катнашу белән) фәнни конференция узды
17.04.2024

Конференциядә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе институты, Төркия, Җаек, Бакчасарай, Екатеринбург, Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Сыктывкар, Чебоксар галимнәре һәм музей хезмәткәрләре катнашты.

ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты хезмәткәрләре – фәл.ф.к. А.Г.Хәйретдинов («Муса Бигиев: рухи уяныш раһбәре»), т.ф.к. А.В.Әхтәмова («Габдулла Тукай һәм Уфа»), фәнни хезмәткәр Х.З.Баһаветдинова («Габдулла Тукай һәм “үлгән тәңгә рух өрә торган фәрештә” Александр Робертович Поль»), Кырым фәнни үзәгенең кече хезмәткәр Э.Э.Абибуллаева («Исмәгыйль Гаспринский мирасы») фәнни докладлар белән чыгыш ясадылар.

Шулай ук язучылар, кунаклар Г.Тукай каберенә чәчәкләр салдылар, артистлар тарафыннан шагыйрь сүзләренә язылган җырлар яңгырады.

  • 728bf7ed7939a953a50e77cdae29a16fd25bb1ae
  • 533ad08b0a2bdcb4e132e0bffdd133ba4208764b
  • 60a187851b9aa0ae0dad5586a0d1e72e6520b179
  • F58eed2230fbfc259448bcb90d1d24301296b49d